Бөгелмәнең полиция хезмәткәрләре мошенникларның төрлечә алдауларын булдырмауга юнәлтелгән чаралар уздырдылар, алар бөгелмәлеләргә җинаятъчеләрнең иң популяр куллана торган схемалары турында сөйләделәр. Әлеге максаттан участок уполномоченныйлары өйдән-өйгә йөреп, шәһәр халкы өчен профилактик чаралар оештырдылар.
Полицейскийлар шулай ук Рәсәй почтасы бүлекләрендә, шәһәр поликлиникасында да бөгелмәлеләр белән әңгәмә алып бардылар. Акциядә катнашкан һәркем полиция хезмәткәрләреннән мошенниклар алдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм алгоритм гамәлләре язылган белешмәлек алды.