Бөгелмәдә Коръән уку бәйгесе үтте

2018 елның 31 марты, шимбә

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар арасында Изге Коръән уку буенча бәйге узды. Чара сүрәләр уку белән башланды. Соңрак барлык килгән халыкны Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләде.

Бәйгедә Бөгелмә районы һәм шәһәреннән 50гә якын бала катнашты. Чара берничә номинациядә үтте.

5–13 яшьлек балалар мөселманнарның изге китабын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.

Шунысын да әйтәсе килә, конкурсантлар шактый кырыс критерийлар буенча бәяләнде.

Коръәнне иң яхшы укучылар кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бөгелмә мөхтәсибәте бәйгене оештыруда ярдәме өчен Ф. Госмановка олы рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International