100 яшьлек бөгелмәле РФ Президентын сайлауда катнашты

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бөгелмәдә озын гомерле, Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл хезмәткәре Лидия Кузьминична Гусева сайлауда катнашты. Быел аңа 100 яшь тулды. Сайлау участогы комиссиясе вәкилләре аның өенә килеп сайлаттылар. Мондый мөмкинчелек өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлегенең торышы аркасында фатирыннан чыга алмаучылар өчен каралган.

Үзенең гражданлык бурычын үтәгән вакытта, Лидия Кузьминична Рәсәйнең язмышы һәрвакыт көчле һәм ышанычлы кулларда булуына өметләнүен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International