Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша. Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең № 1109 сайлау участогында төшкән фотосын Instagram битенә элеп куйган.

Бөгелмәнең барлык сайлау участокларында #айданавыборы акциясе оештырылган. Үз тавышын биргән гражданнар махсус зонада фотога төшә ала. 

Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә. 
Тавыш бирү 25 март көнне 15.00 сәгатьтә төгәлләнә. Нәтиҗәләр айданавыборы.рф сайтында 26 мартта игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International