Демократик җәмгыять гражданнарның элементар хокукларын яклау турында кайгыртырга тиеш.
Сатып алучы һәм сәүдә ноктасы арасында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрдә гаделлекне торгызу белән шөгыльләнгән тармаклар оештырылган. Әлеге тармак хезмәткәрләре 15 мартта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәләр. Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бу көнне гражданнарны кабул итәләр, мәктәпләрдә – лекцияләр, сәүдә нокталарында рейдлар үткәрәләр.