Бөгелмәнең ветераннар советы активы үткән елга нәтиҗә ясады

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

2017 елда Бөгелмә ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үткән иде. Менә аларның үткән юбилей елына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Хакимият бинасында ветераннар советы активы очрашуы узды. Анда шулай ук район башлыгы Линар Закиров һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та катнашты.

Отчет доклады белән Бөгелмә муниципаль районы ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов чыгыш ясады. Бүгенге көндә Бөгелмә районында 27 564 ветеран пенсионер гомер итә. Аларның 58е – Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 20се – Бөек Ватан сугышы ветеран инвалиды. Безнең районда ветераннарга вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен төрледән-төрле клублар эшләп килә. “Ветеран”, “Дуслык”, “Мәгърифәт”, “Фронтта һәлак булганнарның балалары”, “Ак калфак”, “Олимп”, “Здорово” клубларына 400гә якын өлкән буын вәкиле йөри.

2017 елда 5 бөгелмәле 100 яшен тутырган, 15е – 95, 122 кеше 90 яшьлек юбилейларын каршылаган.

  • Ветераннарыбызның проблемаларын чишү, аларның гражданлык, социаль-икътисадый, шәхси хокукларын яклау совет башкарган төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Үзем медицина өлкәсе кешесе буларак, ветераннарыбызның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән эшләргә дә зур басым ясыйбыз. Безнең бу эшебезне ветераннарыбыз хуплады. Сәламәтләндерү төркемнәре булдырдык. Теләге булган ветераннарыбызның “Юность” спорт комплексына шөгыльләнергә йөрү мөмкинлеге бар, – дип белдерде Иршат Измайлов.

Бөгелмә районында барлыгы 54 беренчел ветеран оешмасы эшләп килә. Алар арасында бәйге үткәрелгән. Җиңүче оешма җитәкчеләре бу көнне Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров кулыннан бүләккә ия булдылар. Ветераннар советы әгъзасы Люция Савельева мәдәният, традицияләр һәм милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклауда актив җәмәгатьчелек эше алып барганы өчен ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатына ия булды. Бөгелмә муниципаль районы ветераннар советының элекке җитәкчесе Камил Солтанов ТР Ветераннар советының региональ җәмәгатьчелек оешмасыннан мактау билгесе белән бүләкләнде.

  • Сез – Ватаныбызга бар булган көчегезне биргән кешеләр. Аны саклауга, сугыштан соң аякка бастыруга зур өлеш керткән шәхесләр. Сез зур тәҗрибәгә ия аны безнең буын вәкилләренә, һичшиксез, кулланырга кирәк. Бөгелмә муниципаль районының язмышына битараф түгелсез, аның үсешенә карата үз фикерләрегезне һәрчак җиткереп торасыз, алга таба да сезнең белән бергәләп эшләрбез, – дигән җылы сүзләр җиткерде Линар Закиров.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International