23 февраль: Ватанны саклаучылар көнен Бөгелмәдә спорт ярышлары һәм концерт чаралары белән билгеләп үттеләр

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, узган атнаны Бөгелмәдә сыйныф сәгатьләре, очрашулар, спорт ярышлары һәм концерт чаралары үткәрелде. Әлеге көнгә багышлап, Татарстан Республикасында беренче тапкыр киң масштаблы акция оештырылды. 
Әлеге акциядә республиканың һәр районыннан делегатлар катнашты. Алар Казанның Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган мемориалга чәчәкләр куйды. Бөгелмәдән 15 райондашыбыз әлеге мөмкинлеккә ия булды. Якташларыбыз делегациясе составында БМР башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, хәрби комиссар Рафаэль Миңнетдинов, төрле сугышларда катнашкан райондашларыбыз һәм яшь бөгелмәлеләр катнашты. 
Бәйрәм алдыннан шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Чибизовны тәбрикләделәр. Аңа Совет Армиясенең 100 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар, дип җиткерде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International