Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә мәгариф идарәләре, уку йортлары һәм урта-һөнәри белем бирү оешма вәкилләре белән эшче киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече Л. Владимирова, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте директоры А. Маслов, Бөгелмә аграр көллияте директоры Ф. Гатин, Бөгелмә машиналар төзү техникумы вәкилләре, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү үткәрү даталары билгеләнде.
Проектта 2000нән артык мәктәп укучысы катнашачак дип көтелә.
http://mtsz.tatarstan.ru