Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Бөгелмәлеләр күрше өлкә халкының зур кайгысын уртаклашты.
Мәскәүдән Орскига очучы АН-148 самолеты һәлакәткә юлыккан. Бортта 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булганлыгы билгеле. Һәлак булучыларның бөтенесе диярлек - Оренбург өлкәсеннән. Экипажның дүрт әгъзасы – Саратовтан.
“Бөгелмә өчен бу фаҗига зур тетрәнү булды. Оренбург - безнең күрше өлкәбез. Аларның кайгысын уртаклашабыз. Үлгәннәрнең туганнарына бары көч һәм сабырлык телибез,” – дип әйтеп үтте шәһәр мэры Линар Закиров.