ТР минималь хезмәт хакы - аена 10126 сумнан да ким булмаска тиеш

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017елның 28 декабрендә кабул ителгән № 421-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2018елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт хакының минималь күләме аена 9 489 сум тәшкил итә. 

Шуны да искәртеп узабыз, РФ Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә, Татарстанда 2018 елның 18 гыйнварында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Килешүдә күрсәтелгәнчә, 2018 елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәткәрнең айлык эш хакы 10126 сумнан да ким булмаска тиеш.

РФ хезмәт кодексының 129, 133нче маддәләре нигезендә, хезмәткәр ай буена үзенең хезмәт вазыйфаларын тулысынча үтәгән очракта, аның айлык хезмәт хакының гомуми күләме (өстәмә түләүләр, премияләрне кертеп) хезмәт хакының минималь күләменнән түбән була алмый.

 Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантияләрен үтәмичә, хезмәт канунын бозуга юл куйган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе нигезендә, җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International