Төзелеш мохите: Линар Закиров Яшьләр сараендагы төзелеш эшләрен тикшерде

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Берничә ел Яшьләр сараеның язмышы билгесезлектә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән биредә ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә эшләрнең ничек баруы белән “Төзелеш мохите” кысаларында район башлыгы Линар Закиров танышты.

Бинаның эчендә, тышында һәр почмагында эш кайный. Түшәм, стеналар, идәннәр барысы да үз сәгатен көтә. Яшьләр сараена нигез узган гасырның 70 нче елларында ук салына, ләкин төзелеп бетеп куллануга тапшыруы 1994 елда гына була. Бөгелмә халкына күпеллар тугры хезмәте вакытында ул төзексез хәлгә килә. Түбәсеннән су ага, бүлмәләрдә җил уйный.

Подрядчы оешма – “Жилсервис” җәмгыяте хезмәтчәннәре Яшьләр сараена яңа сулыш өрү эше белән мәшгуль. Беренче эш итеп алар бинаның түбәсен һәм тәрәзәләрен алыштырган. Бүгенге көндә инде биредә җилләтү, канализация системаларын монтажлау эшләре башкарып чыгылган. Хәзер төзүчеләр стена, идәннәрне тигезләү белән мәшгуль.

Мәдәният учагының төп өлеше ул – сәхнә һәм тамашачы залыдыр, мөгаен. Биредә эшләр шулай ук башланган. Залда утыру урыннарын арттыру, ут, тавыш җиһазларын яңарту планга кергән.

Янгыннан саклау системасын урнаштыруга да бик зур игътибар бирелә биредә. Янгын чыгу турындагы сигнализация инде урнаштырылган, алар килеп чыккан төтенне шундук сизеп ала һәм янгын сүндерү частена хәбәр җибәрә. Моның белән генә чикләнеп калмаячаклар, сәхнә өстендә автомат рәвештә янгын сүндерү су датчиклары куелачак.

Кышкы яктан караганда, бинаның алгы өлеше бара торган эшләрне биек койма артына яшерә, ләкин Яшьләр сараеның уң як стенасы инде аның нинди кыяфәт алачагын күзалларга мөмкинлек бирә. Биредә фасадны яңарту эшенә керешкәннәр. Яшьләр сарае тонык соры төстәге өс киемен көрән, ак төстәге керамогранит плитәгә алыштыра. Аның тышкы фасад өлешенең проектын Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы төзегән.

- Республика җитәкчелегеннән өч ел буе без әлеге бинаны төзекләндерү өчен мөмкинлекләр сорадык. Акча бүлеп бирелү белән эшкә керештек. Быел җәй азагында яңартылган Яшьләр сарае үз ишекләрен ачып җибәрер дип уйлыйбыз. Анда Бөгелмә яшьләренә үз сәләтләрен үстерү, ачу өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылачак, – дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.

Яшьләр сараенда элек иҗат коллективлары кайнап тора иде. Алар берсе дә таркалмаган, үзләренең эшчәнлеген башка сәнгать учреждениеләрендә дәвам итәләр һәм яңадан үз иҗат йортларына әйләнеп кайтуны зарыгып көтәләр.

"Бөгелмә авазы" газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International