Бөгелмәдә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы Үзәк мәйданга куелган чыршы янында башланып китте. Биредә халык иҗаты осталарының ярминкәсе эшләде. Бөгелмә районы авыл җирлекләре осталары үз эшләрен театральләштерелгән тамаша белән бәйләп күрсәттеләр.
Бәйрәм бик күп тамашаларга, уеннарга бай булды. Чара фейерверк һәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.