Бөгелмәдә "Зур очрашу" узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Безнең районда беренче тапкыр “Зур очрашу” форматында чара узды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, шәһәр һәм район җитәкче органнары вәкилләре, районыбызда зур урын алып торучы предприятие, бюджет сферасы оешмалары җитәкчеләре Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән җыелган журналистлар алдында еллык үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

Казан, Чаллы, Бөгелмә журналистларын Бөгелмә районының мәгариф, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы, сәләмәтлек саклау өлкәләрендә башкарылган эшләр белән таныштырып үттеләр. Бөгелмәлеләрнең яшәү шартларын яхшырту бурычларның беренчесе булып тора. Шул бурычны тормышка ашырып, Бөгелмә районы узып баручы 2017 елда берничә өлкәдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Районның сәнәгать өлкәсе инвесторларның игътибарын җәлеп итә. Әлеге юнәлештә иң зур өлеш керткән проект 6 миллиард сумга инвестицияләнгән “Репродукт” ҖЧҖ катнашазык заводы һәм “Племпродукт” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы кош-корты үрчетү комплексы. Бөгелмәнең күрсәткечләре үсешенә нефть өлкәсе дә үз өлешен кертми калмаган. Бу хакта “Зур очрашу” барышында “ТНГ-Групп” җәмгыяте генераль директоры Ян Шәрипов чыгыш ясады.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International