14 нче прогимназиянең 4 сыйныф укучылары - "Россия укучылар хәрәкәте" активистлары уен-белем бирү программасы әзерләделәр. Алар Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, "Әкияти урманда коррупция" дип исемләнгән чара күрсәттеләр.
Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе О.Гафиятуллина һәм Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары Н.Мисбәхов катнашты.