Инвалидлар декадасы: мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 11 нче сәнгать фестивале

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрьнең береннән Россиянең һәр шәһәрендә инвалидлар декадасы старт алды. Бу вакыт эчендә Бөгелмәдә дә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтүгә багышланган күптөрле чаралар уздыру каралган. Шуларныңберсе – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 11 нче сәнгать фестивале.

Фестиваль башланыр алдыннан А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры холлында хәйрия акциясе үтте. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә еш кына, игътибардан кала, мадти ярдәм дә кирәк була. Шул мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булганнар үз өлешен кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Олы йөрәкле кешеләр Бөгелмәдә шактый икән. Шәһәребезнең социаль учреждениеләре анда тәрбияләнүче балалар ясаган кул эшләрен сатуга чыгарган. “Кергән акчаларга, яңа төрле материаллар алыр идек, бездә тәрбияләнүче балалар моторикасы өчен зур ярдәм булып тора”, – дип белдерде “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгенең хезмәт эше җитәкчесе Татьяна Шакирҗанова.

Моңардан кала, “Милосердие” хәйрия фондына акча җыю да оештырылган иде. Теләге булган һәркем, үз мөмкинлекләреннән чыгып, ярдәм итте. Шәһәребез җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, предприятие, оешма, мәктәпләр – берсе дә изге гамәлдән читтә калмады.

Фонд тарафыннан җыелган акча, мөрәҗәгать итүчеләргә биреләчәк. Кемгә операциягә акча җитми, кемгә – юлына. Узган елларда, кызганыч, акча бик күп җыелмый иде. Быел кеше күбрәк күренә, депутатларыбыз, предприятие җитәкчеләре хәйрия эшеннән читтә калмаган һәм җыелган матди ярдәм шактый күләмдә булыр дип өметләнәбез, – диде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Эльвера Резванова.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үз осталыкларын сәхнәдә күрсәтте. Алар, “мин башкалардан аерылам” дип, бер дә боегып утырмыйлар, җәмәгать эшендә дә, сәнгать өлкәсендә дә, спортта да бик актив катнашалар. Фестиваль көнне алар барысы да артистлардан ким чыгыш ясамады.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International