Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балаларның яңа ел товарлары: тәм-том, өс һәм аяк киеме, уенчыклар куркынычсызлыгы буенча кайнар линия ачты.
Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк, дип җиткерә идарә тармагы матбугат хезмәте.
Кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны: 4-16-07, 4-15-16. Ул һәр көнне 9.00-16.00 сәгатькә кадәр эшли.