Декабрь башында Бөгелмәдә, бөтен илебездәге кебек үк, инвалидлар декадасы уза. Бу ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия акцияләре, вакансияләр ярминкәсе, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, концертлар оештырыла.
Инвалидлар декадасы, барыбыз бердәм булып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәм ярдәм күрсәтергә бик уңайлы форсат ул. Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Л. Закиров барлык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, 5 декабрь көнне А. Баталов исемендәге рус драма театры бинасында узасы хәйрия марафонында актив катнашырга өндәде.
"Бөгелмә авазы"