Питрәч муниципаль районында "Төп йорт - Отчий дом" республика фестиваль-бәйгесенең өченче - йомгаклау этабы үтте. Анда Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты.
Әлеге бәйгедә Бөгелмә районын Наратлы авылыннан Никаноровлар гаиләсе - Владимир Васильевич һәм Агнесса Антоновна, аларның кызы Анастасия һәи уллары Григорий тәкъдим итте. Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.