Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан гражданнарга дәүләт ярдәменең бердәм системасы эшли. Ул ФЗ «О государственных пособиях гражданам, имеющим детей» (19.05.1995г. №81-) Федераль законы тарафыннан расланган.
Әлеге федераль закон түбәндәге дәүләт ярдәмен күздә тота:
Авырлы булу һәм бала табу буенча ярдәм;
Авыры бәләкәй вакытта ук медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызлар өчен бер тапкыр бирелә торган ярдәм;
Бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган ярдәм;
Бала караган өчен ай саен бирелә торган ярдәм;
Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бирелүче ярдәм;
Ире хәрби хезмәт үтүчеләрнең хатыннарына бер тапкыр бирелүче ярдәм;
Хәрби хезмәт үтүчеләрнең балаларына ай саен бирелүче ярдәм.