Бөгелмәдә пенсионерлар спартакиадасы үтте

2017 елның 7 октябре, шимбә

Бөгелмәдә “Третий возраст” дип аталган пенсионерлар спартакиадасы сигезенче мәртәбә оештырыла инде. 7 октябрь көнне яңа реконструкцияләнгән “Юность” спорт комплексында, Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында, спорт чаралары узды. Программада ГТО нормаларына керә торган йөзү, ату, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү кебек ярышлар кертелгән иде.

– Бөгелмәлеләр спорт белән һәрчак дус яши торган халык, – ди Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров. – Бүген дә бездә, нинди яшьтә булуга карамастан, олысы-кечесе, төрле төркемнәрдә, төрледән-төрле ысуллар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда катнаша. Пенсионерлар спартакиадасы уздыру да матур традициягә әверелде инде. Өлкән буын кешеләре арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан арта бара. Пенсионерларның актив ялын оештыру мәсьәләсе безнең һәрчак игътибар үзәгендә тора торган җитди проблема ул. Тормышка уңай караш, шатлык тоеп яшәү – өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген ныгыту һәм күңел көрлеген саклау өчен иң кирәкле шартларның бер өлеше булып тора. Быел без ярышларны, уеннарны яңа реконструкцияләнгән “Юность” спорт комплексы бинасында үткәрәбез. Биредә актив тормыш белән яшәүчеләр, хәрәкәтне сөючеләр, һәвәскәр спортчылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә дә, спортта моңа кадәр ниндидер уңышка ирешкәнме сез – ирешмәгәнме, әллә беренче генә адымнарыгызны ясыйсызмы, аерма юк, һәммәгезне дә бүгеннән актив булырга чакырабыз!

Спорт бәйрәме Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге, шәһәр-район Пенсия фонды идарәсе  ярдәме белән үткәрелә. Спартакиада шулай ук  1 октябрьдә старт алган Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Бөгелмә районында бу көннәрдә поликлиникаларда, дәвалау-профилактикалау учреждениеләрендә, мәшгульлек үзәгендә дә шефлык ярдәме күрсәтү чаралары узды. Моннан тыш, Бөгелмә шәһәре хакимиятендә  һәм бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүчеләрнең тырышлыгына күрә, өлкән буын кешеләре күп җирләрдә махсус ташламалардан файдалана алдылар. Бөгелмә районында өлкән яшьтәгеләр кешеләргә төрле тармаклар буенча киңкырлы адреслы ярдәм һәрдаим күрсәтелеп килә. Предприятиеләр, мәктәпләрдәге попечительләр советлары, социаль яклау учреждениеләре, пенсия фонды, поликлиника, сәламәтлек саклау үзәкләре, шулай ук “кайнар линия”ләр буенча консультация үткәрүче башкала белгечләре дә зур ярдәм күрсәтәләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International