Бөгелмәдә - халыкара интерактив күргәзмә

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Ярослав Гашек музеенда халыкара интерактив күргәзмә үз ишеген ачып җибәрде.Ул “Мәңгелек сәгать” темасын ачыклау максатын тота.

       Биредә Мәскәү, Берлин һәм Бөгелмә коллекционерлары туплаган сәгатьләр җыелган. Алар берничә гасырны берләштерә. Сәгатьләр белән патша заманына да, революция чорына да, Советлар Союзына  да сәяхәт кыласың. Менә беренче очучы кулында булган сәгать, ә менә монысы өс кименең дәвамы булып, төп аксессуар ролен үтәгән.

      Беренче сәгатьләр барлыкка килгән чорда, сәгате булган кешене, хәзер “айфон” тотып йөргән кеше белән чагыштырырга була. Моннан тыш, стенага эленгән күкеле сәгатьләр дә шактый. Сәгатьләрдән тыш, биредә иске китаплар, тарихи фотолар, рәсемнәр, голограммалар күреп була.

       Күргәзмәне оештыруга үз өлешен Ярослав Гашек һәм Тирә-якны өйрәнү музее хезмәткәрләре генә түгел, ә шәһәребезнең китапханәләре, сәнгать мәктәбенә һәм укучылар сараена йөреп, белем алучылар да керткән.  Музей коллекциясенә үз коллекциясендә булган сәгатьләрен В. Миняев, П. Шалов тапшырган.

      Күргәзмәгә килүчеләр сәгатьләр белән сокланып кына калмый, аларга кайбер экземплярларны кулда тотып карау мөмкинлеге дә бирелә. Биредә укучылар өчен география, тарих һәм физика дәресләренең темасын ачып бирәчәкләр. Күргәзмә ноябрьгә кадәр эшләячәк.

 

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, 

"Бөгелмә авазы" газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International