Татарстан Республикасында «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе үтә.
Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары 14 нче "Журавушка" прогимназиясе укучылары һәм укытучылары белән әлеге акциягә кушылдылар. 29 сентябрь көнне "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән кешеләр өчен хәйрия концерт-күңел ачу программасы үткәрделәр.