Бөтендөнья аеклар көне

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Үзәкләштерелгән район клублар системасы” районыбызда, Аеклар көненә багышлап, берничә төрле чара уздырды. Мәгълүмат сәгатьләре, тематик дискотекалар, буклетлар тарату акцияләре. Бу чараларны уздыруның төп максаты – сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм халык арасында алкогольле эчемлекләргә бәйлелекне профилактикалау.

Бөтендөнья аеклар көне кысаларында Спас авылы мәдәният йортында “Синең тормыш – синең кулда” дип исемләнгән дискотека уздырдылар. Авыл яшьләренә исерткеч эчемлекләрнең начар йогынтысы хакында сөйләделәр. Бергәләп шул темага кагылышлы ребуслар чиштеләр. Чара азагында яшьләр спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүнең ул начар гадәтләргә менә дигән алмаш икәненә инанды.

Яшүсмерләрнең иҗат студияләрендә шөгыльләнүе аларның начар юлдан саклап калу чарасының берсе булып исәпләнә. Һөнәрләр йорты территориясендә Поповлар гаиләсенең кул эшләре тәкъдим ителгән кечкенә күргәзмә оештырылды. Кызлары Полина әлеге студиянең активисты, ә әти-әнисе аның төп ярдәмчеләре. Алар бергәләп кызларының фантазияләрен тормышка ашыру өстендә эшли, бәйләм бәйли, фанердан сыннар кисә, төрле материаллардан композицияләр ясый.

“Бөгелмә төзелеш-техник көллияте”ндә “Шәхес һәм алкоголь” дип аталган тематик чара узды. Аның барышында студентларга “Общее дело” Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының “Секрет манипуляции – Алкоголь” документаль фильмы күрсәтелде. Күчмә мәдәни үзәк бу чараны оештыру инициаторы булды. Аның барышында шулай ук исерткеч эчемлекләрнең кеше организмына яман йогынтысы хакында сүз алып барылды.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International