Бөгелмәлеләр, хезмәт хакын түләмәсәләр, «кайнар линия»гә шылтыратыгыз

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) килгәндә, бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен ул 8 848 сум тәшкил итә.

Хезмәт килешүләре төземәү; хезмәт хакын вакытында түләмәү; минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк хезмәт хакы түләү хезмәт хокукын бозу дип санала.

Хезмәт Законнарын бозу очраклары күзәтелгәндә, район халкы Бөгелмә районы башкарма комитетында эшләүче “кайнар линия”гә – 4-38-65 (эчке 165) телефоны аша шылтырата ала.

Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында, “соры” хезмәт базары” юнәлешендә мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International