Бөгелмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча элеккеге урынбасарын юбилее белән котладылар

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы администрациясе вәкилләре Башкарма комитет җитәкчесенең элеккеге урынбасары Лера Нигъмәтҗан кызы Мөстәкыймованы юбилей датасы белән котладылар.

Үзенең хезмәт юлын Лера Мостакимова 1967 елда башлый: башта рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннары сигез еллык мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 2000 елда Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимиятенең мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча хакимият башлыгы урынбасары булып эшли башлый. 2006 елдан-Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International