Интернет челтәреннән алган товарны кире кайтару турында

2018 елның 27 июле, җомга

“Кулланучылар хокукларын яклау” законы нигезендә кулланучы дистанцион рәвештә алынган товарны аны тапшыруга кадәр теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырудан соң – 7 көн эчендә кире кайтара ала.

ИНТЕРНЕТТА ТОВАР САТЫП АЛУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
1. Сатып алучы товар китерелгәнче теләсә кайсы вакытта заказдан баш тартырга хаклы.
2. Әгәр товарны китергәннәр икән, кулланучы сәбәпләрен аңлатмыйча да 7 көн эчендә аннан баш тарта ала.
3. Әгәр товарны алган вакытта аның тышлыгында кире кайтарып бирү тәртибе һәм вакыты турында язмача мәгълүмат булмаса, алган датадан башлап, сатып алучы товарны 90 көн эчендә кире кайтарырга хокуклы.
4. Товар сатып алучының шәхси-куллану үзлекләренә туры килмәсә, ул аннан баш тарта ала. Бу очракта сатучы 10 көн эчендә түләнгән акчаны кире кайтарырга бурычлы. Китерү чыгымнарыннан тыш, товар бәясе генә кайтарыла.
5. Товарны сатучыга кайтарып бирү өчен ул баштагы характеристикаларга җавап бирергә, тышкы күренешен һәм үзлекләрен сакларга тиеш.
6. Сезнең шәхси параметрларыгыз буенча заказга эшләнгән товардан баш тарту мөмкин түгел. Әйтик, шәхси язулы әйберләрдән, заказга тегелгән өс һәм аяк киемнәреннән.
7. Товарның үзлегенә карата дәгъва аны кире кайтаруга сәбәп булса, сатучы сыйфат экспертизасы үткәрү өчен заказ бирергә хаклы. Ул чагында алыштыру вакыты 20 көнгә кадәр арта. Экспертиза сатучы хисабына уздырыла. Әгәр экспертиза нәтиҗәсе сатып алучыны канәгатьләндермәсә, ул бу карарга карата судка шикаять бирергә хокуклы.
ТОВАРНЫ КИРЕ КАЙТАРГАН (АЛЫШТЫРГАН) ВАКЫТТА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ
1. Товарны кире кайтаруны сорап, шикаять языгыз. Аңа исәп-хисап документының төп нөсхәсен (күчермәсен үзегездә калдырыгыз), шулай ук сатып алучының паспорт күчермәсен беркетегез. Чекның оригиналын интернет-кибет акчаны кире кайтарганда яки товар алмашуны рәсмиләштергән вакытта бирергә кирәк.
2. Кибеткә товарны, гарантия талонын бирергә. Ярлык һәм биркалар сакланырга тиеш.
3. Сатучыдан акча алырга яки алыштыруны рәсмиләштерергә. Соңгысында товарларның бәясендәге аерманы түләргә кирәк. Шуннан соң гарантия талоны һәм чек алыгыз.
ӘГӘР САТУЧЫ АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРЫП БИРҮДӘН БАШ ТАРТСА
Әгәр кибет вәкиле товарны кире кайтару акты төзелгәннән соң 10 көн эчендә акчаны кайтармаган яки моны эшләүдән баш тарткан икән, алга таба судка мөрәҗәгать итү шарты белән, сатучы исеменә шикаять языгыз. Шул ук вакытта, сатучының товарны кире кайтарудан баш тартуына бәйле фактны документ белән расларга (мөмкин булган очракта), түләү документларын, электрон язышу, гарантия язуын, товарның үзен тәкъдим итәргә кирәк. Интернет-кибет битендәге шәхси кабинетның экраннан скрин-күчермәсен дә ясарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International