Бөгелмә районы сулыкларында профилактик рейдлар үтә

2018 елның 27 июле, җомга

Җәйге челләдә һәркем шундый теләк белән янадыр инде ул – су буйлары үзенә тартып кына тора. Әмма су коену махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Ә тиешсез урыннарда коенуның фаҗигагә китерүе дә бар. Андый очракларга юл куймас өчен полиция хезмәткәрләре проыилактик рейдлар уздыралар.
26 июль көнне полиция хезмәткәрләре, Берёзовка авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре белән бергәләп, “Салют” буасында булып кайттылар. Әлеге буада су коенырга ярамаганлыкны кисәтеп, махсус язулар беркетелгән булуга карамастан, әлеге урын халыкның эсседә яраткан урыны булып кала бирә. Власть вәкилләре халыкка бу урында су коенуның бик куркыныч икәнлеген аңлаттылар, аерым сөйләшүләр уздырдылар. Аннары ял иткән вакытта кайсы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге язылган язулар тараттылар, аларны үтәмәүнең нинди аяныч хәлгә китерүе ихтимал икәнлеге турында сөйләделәр. 
Исегезгә төшерәбез, тыелган сулыкларда коену – кешеләрнең һәлакәтенә китерә торган сәбәпләрнең берсе ул. Тиешенчә җиһазландырылмаган, махсус әзерләнмәгән урыннарда су коенганда, үз гомерегезне бигрәк тә куркыныч астына куясыз. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү генә сәламәтлекне һәм гомерне куркыныч астына куюдан азат итә икәнен онытмасагыз иде. 
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International