ТАССРга 100 ел: эстафета дәвам итә

2018 елның 29 июне, җомга

“Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында, Спас авылы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Минем авыл – минем Татарстан” авылара социаль-мәдәни эстафетасы үтте. Проектның максаты – Бөгелмә муниципаль районы авыллары тарихын яңарту һәм саклау, ТАССР үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр турында истәлекләрне саклау. 
Бистәара эстафетаны Петровка авыл җирлеге кабул итеп алды. Ике авыл да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм барлыкка килү, үсү, Бөгелмә районы халык хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән кешеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, туган якның табигате, һәйкәлләре турында презентация күрсәттеләр. 
Спас һәм Петровка авыл мәдәният йортлары вокал, бию коллективлары, аерым сәнгать үзешчәннәре катнашында бик матур концерт программасы әзерләделәр. 
Сәхнәдән табигать, авыл, сугыш еллары турында күңелле дә, моңсу да җырлар яңгырады. Күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Н. Иванова авылдашларын бию номерлары белән шатландырды. Чара дустанә, җылы мөһиттә үтте. Тамашачылар үзешчән артистларны чәчәк бәйләмнәре һәм алкышлар белән зурладылар. 
Спас авыл җирлеге башлыгы А. Ишкова эстафетаны тапшырып, проект авторы, клублар системасы директоры И. Ибәтуллинага актуаль һәм үзенчәлекле эш өчен рәхмәтләрен җиткерде. Петровка җирлеге башлыгы Р. Ибраһимов эстафетаны кабул итеп алып, халыкны чираттагы этапка – Петровка авыл җирлегенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International