Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов чыгыш ясады.

2024 елга кадәр Бөгелмәдә һәм районда 272 ишегалды территориясе ремонтланырга тиеш. 2020 елда 40 ишегалдында төп эш төрләре башкарылган. Әмма, кече архитектура формаларын китерү тоткарлану сәбәпле, 34 ишегалды территориясендә МАФлар урнаштыру гарантия йөкләмәләре кысаларында, 2021 елның икенче кварталы ахырына кадәр планлаштырылган.

Хәзерге вакытта финанслау лимитлары җиткерелгән һәм 2021 елга исемлек расланган, 445 миллион сум үзләштереп, 52 ишегалды территориясендә эшләр башкарырга кирәк.

Беренче чиратта, белгечләр асфальт катламы тулысынча тузган яки бөтенләй булмаган ишегалларын сайлап алды, шулай ук капиталь ремонт ясала торган күп фатирлы йортлар территорияләренә өстекнлек бирелде — эшләрне комплекслы башкару өчен.

Якын арада ишегалдында яшәүчеләр белән эскиз проектларын килештерү буенча очрашулар башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International