27 апрельдә Бөгелмәдә бөтенроссия өмәсе узачак

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! 27 апрельдә Бөтенроссия өмәсе узачак!

Бөгелмә районында яшәүчеләрне акциягә кушылырга һәм ишегалларында һәм янәшәдәге территорияләрдә, оешмаларда һәм предприятиеләрдә, шулай ук шәхси йортларда тәртип урнаштырырга чакырабыз.

Әйдәгез, бергәләп шәһәребезне һәм районыбызны чистарак һәм матуррак итик!

Җыештыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән территорияләрдә дә узачак. Урыннарда волонтерлар эшләячәк, алар киләсе елда төзекләндерү өчен территорияләр өчен тавыш бирергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International