Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Ватанны саклаучылар көне алдыннан, «Дәүләт автоинспекциясе-Бөгелмә " телеграм-каналына язылучылар арасында "Руль артында чын ир-атлар!" конкурсы үтте.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сезоны дәвам итә. Узган атнада Бөгелмәдә 419 ОРВИ очрагы теркәлгән.
Синоптиклар фаразлавынча, 22 февральдә Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез.
Гаилә - ул дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе генә түгел, ул рухи күренеш, әхлак нигезе. Барлык иҗтимагый берләшмәләрнең, традицион диннәрнең эшчәнлеге нәкъ менә гаиләне ныгытуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Үзенең бер чыгышында Россия Президенты Владимир Путин шулай билгеләп үтте.
Бөгелмә муниципаль районында «ИнформУИК» проектын гамәлгә ашыру башланды, аның төп бурычы – 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлау уздыру турында сайлаучыларга сыйфатлы шәхси адреслы мәгълүмат бирү.
Утырыш хакимият бинасында узды. Анда район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урман саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
Бүген Бөгелмәдә «2023 елда Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында» Бөгелмә муниципаль районы Советының XXXII сессиясе узды. Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.
Синоптиклар фаразлавынча, 16 февральдә Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыш җиле 4-9 м/с.
Бүген, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгында, Бөгелмәдә Геройлар Аллеясында Ватаннан читтә интернациональ бурычын үтәгән россиялеләрнең истәлегенә багышланган тантаналы митинг узды.
Синоптиклар фаразлавынча, 15 февральдә Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыш җиле 3-8 м/с.