Бөгелмә районында сабан культураларын чәчүне тәмамладылар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүгенге көннең иң актуаль сорауларының берсе – язгы кыр эшләре мәсьәләсе. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлов хәбәр иткәнчә, аграрийлар алга куелган бурычны үтәгәннәр – сабан культураларын чәчү тиешле вакытка тәмамланган. Алда – карабодай чәчү эше. Һава торышлары кулай торса, ул 3 көндә бетәчәк.
Санитар-экологик икеайлык барышы шулай ук көн кадагындагы сорауларның берсе булып кала бирә. Аның дәвамында 15 мең кубметр чүп-чар чыгарылган. Шулай да, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, чистарту буенча халык мөрәҗәгатьләре бер генә дә тынып тормый. Аларның берничәсен “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә дә атап үттеләр. Шәһәр башлыгы әлеге эшләр өчен җаваплы затларны тәнкыйть утына тотты һәм якын арада әлеге җитешсезлекләрне бетерергә әмер бирде.
Республикада, шул исәптән, Бөгелмәдә дә талпаннар активлашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының территориаль “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Әлмир Дәүләтшин тагын бер тапкыр дәлилләде. Җитәкче хәбәр иткәнчә, Ленин урамындагы Балалар паркы, Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркы, Соколка тавына менә торган җирдәге җәяүлеләр юлы, Сабан туе аланы талпаннарга каршы махсус эшкәртелгән. Ничек кенә булмасын, кан эчүчеләрдән бөтенләй үк качып бетеп булмый. Шуңа күрә дә бу чорда урманга, урман-парк зоналарына, скверларга чыгудан тыелып торырга, чыкканда саклык чаралары күрергә киңәш ителә.

Киңәшмәгә йомгак ясап, мэр бу атнада безнең шәһәргә ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина киләчәге турында билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International