Сәламәт бул, ветеран!

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Бөгелмә районының үзәк хастәханәсендә булды. Ул ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген белеште. Югары уңайлылыклы махсуслаштырылган палаталарда 14 пациент дәвалана.  Линар Закиров һәр ветеран белән шәхсән күрешеп, аларның сәламәтлеге белән кызыксынды. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, бүләкләр тапшырды.

Район үзәк хастәханәсе пациентлар арасында – Георгий Алексеевич Замараев. 91 яшьлек ветеран Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң  машинист булып эшләгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International