“Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле, Халыкара космик станциядән аерылып, җиргә кайтты.
Халыкара космик станциядә 49 һәм 50 нче озак вакытлы экспедициядә катнашучы “Роскосмос” космонавтлары: бөгелмәле – Сергей Рыжиков, Андрей Борисенко һәм астронавт NASA Роберт Шейн Кимброу бар.
Искәртеп үтик, "Союз МС-02" Халыкара космик станция составында – 2016 елның 21 октябреннән булды. Әлеге вакыт эчендә экипаж планлаштырылган фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм экспериментлар алып барды, Халыкара космик станция эшчәнлеген алып баруда ярдәм итте һәм йөк корабльләре китергән җиһазларны көйләү эшләрен башкарды.
Корабль Казахстан территориясендә, Җизказган шәһәреннән көньяк-көнчыгышка төшеп утырган. Хәзерге вакытта ул урынга эзләү-коткару отряды юл алган. Экипаж галәмдә 173 көн булган.