Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – диде Президент. – Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк".

Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә, республикада Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елыбулачак. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин игълан итте. Ул өлкәннәрдә сөяк сыну очракларын кисәтү белән шөгыльләнү зарурлыгын ассызыклый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International