Бөгелмәлеләр регионара Коръән уку бәйгесендә катнаштылар

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бәйгедә 8 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган 22 кыз катнашты. Алар арасында татарстанлылар гына түгел, ә Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә бар иде. Конкурста Бөгелмәдән Зөлфия Хәмид кызы Мәхмүдова чыгыш ясады.

Конкурсантларга бәя бирүче жюри Россия һәм Казан Ислам университетлары һәм “Фәнис” мәдрәсәсе вәкилләреннән тора.

Бәйге 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр төркемнәрендә үткәрелде. Үз яшь категорияләрендә беренче урынны Кукмара районыннан Нәзилә Шәрипова һәм Чаллы шәһәреннән Гүзәл Гәрәева алды. Икенчелек Баулы кызы Асия Мофлюхуновада һәм әлмәтле Айшә Әүхәдиевада. Өченчелеккә Ютазы районныннан Рәбиг Әдәлов һәм Башкортстаннан Илүзә Садыйкова чыкты. Иң яшь катнашучы Хадичәгә тамашачылар мәхәббәте бүләге тапшырылды.

Җиңүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләкләде. Алдан хәбәр ителгәнчә, беренче һәм икенче урын алучылар Хаҗга юлламага лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International