Быел Бөгелмәдә 20 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа тораклы булачак

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бүген шәһәр мэриясендә Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Киңәшмәдә үткән атнага нәтиҗә ясалды һәм агымдагысына планнар билгеләнде.

Төп доклад белән торак исәпләү һәм бүлү бүлеге җитәкчесе Илфар Кәримов чыгыш ясады.

Аның сүзләре буенча, 2016 елда РФ Президенты Указын башкарып һәм Федераль закон нигезендә 16 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның гаиләләре торакка максатчан субсидия алган. Хәзерге вакытта 20 ветеран шәһәрнең Циолковский урамыннан фатир ачрычларын алырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International