Бөгелмәдә бу елның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе якшәмбе көнне үтәчәк

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Ул “Ленин урамы, 129” адресында, “Воздвиженский” агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк. 

      Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка товарлар тәкъдим итәчәкләр.

     Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан файдалы һәм экологик чиста продукция сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Ә волонтёрлар  өлкән яшьтәгеләргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә сатып алган әйберләрен өйләренә кайтарып бирергә булышачак.

     Сезне  5 март көнне иртәнге  сәгать 8дә көтеп калабыз. Бәйрәм алды ярминкәсенә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International