Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә "Бессонница" кафесында алкогольле продукцияне лицензиясез сату очрагын ачыклаган.
Әйләнештән 15,7 литр алкогольле продукция алынган. Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.