Фермерларга ярдәм кулы сузалар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2017 елда фермерларга ярдәм итүне күздә тоткан программалар саны артачак. Бу турыда видеокиңәшмәдә ТР азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Мәсәлән, республикада шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзү өчен 60 миллион сум акча каралган. Шулай итеп, 5 баш сыер тоткан мини-ферма оештыручыларга - 120 мең сум, ә мал башы 8гә җитсә, 200 мең сум акча биреләчәк.

Бер мең баш тананы читтән сатып алучыларга мал башына 30ар мең сум исәбеннән акча кайтарылып биреләчәк.

30 яңа гаилә фермалары өчен 7 миллион сумга каралган грантлар тапшырылачак, моңа 155 миллион сум бүленгән.

70 фермерлык эшен яңа башлап җибәрүче кешеләргә 140 миллион сум акча каралган, шул исәптән сөт һәм ит җитештерү юнәлешенә бүлеп бирелгән акчалар 3 миллион сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фермерларга ярдәм итү максатыннан, Татарстанда зонаара һәм республика семинарлары старт ала. 26 гыйнвар көнне аның беренчесе уздырылачак. Ул Азнакай районында үтәчәк. Анда җирле үзидарә башлыклары һәм фермерлар катнашачак.

Бөгелмәлеләр дә әлеге проектлар белән кызыксынуын белдерде. Хәзерге вакытта фермерлар язгы-кыр эшләренә әзерлек алып бара. Аларга ярдәм йөзеннән, Бөгелмә авыл хуҗалыгы идарәсендә, әлеге эшләргә аз процентлы кредитлар алу ниятеннән банк хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 62 крестьян- фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шуларның 43е игенчелек белән шөгыльләнә, ә 40ы терлекчелек эшен алып бара (араларында катнашлары да бар).

Фермерлар сүзенә караганда, дәүләт ярдәме алар өчен - ныклы терәк. Ә республикада бу эшкә җиң сызганып керешкәннәр икән, димәк, авыл яшәячәк дигән сүз. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, фермерларга ярдәм итү эшен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.

- Тормыш киләчәге авыл җирлегеннән башлана, - ди ул.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International