Илдар Гыйлметдинов онлайн кабул итә

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

“Единая Россия” партиясенең Татарстандагы региональ бүлеге башкарма комитеты һәм “Вверх” порталы РФ Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарны онлайн-кабул итү сериясен дәвам иттерәләр.

Дүшәмбе, 31 гыйнвар көнне, 12.30 сәгатьтә онлайн кабул итүне РФ Дәүләт думасы депутаты, милли мәсьәләләр буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов үткәрәчәк. Илдар Ирек улы белән теләге булган һәр татарстанлы аралаша ала. Моның өчен үз соравыгызны 31 гыйнварга кадәр info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрү сорала (Исемегезне һәм кайдан икәнлегегезне күрсәтергә онытмагыз). Сорауларны шулай ук онлайн режимда бирергә мөмкин булачак.   

Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 31 гыйнварда, 12.30 сәгатьтә “Ввверх” порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Единая Россия” региональ бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International