“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр иткәнчә, акцияне инвалидларның киң профильле " Реабилитация" предприятиясе (җитәкчесе – Илдар Хаков) үткәрә.
Бөгелмәдә инвалидлар декадасы старт алды. Аның кысаларында төрле чаралар һәм акцияләр үтә.
Мәсәлән, мөмкинлеге чикле бөгелмәлеләр “Медок” кибетендә югары сортлы оннан пешерелгән ипине ташлама белән сатып ала ала. Алар өчен бер ипи 10 сум тора. Сатып алучыларга бары тик инвалидлыкны исбатлаучы документ кына күрсәтергә кирәк.