15 сентябрь көнне Казан шәһәренең “Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТРда "Лукойл" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлары VII конкурсына нәтиҗә чыгару тантанасы узды.
Искәртеп үтик: социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы ел саен төбәкләрдә "Лукойл" эшчәнлеге белән үткәрелә. Татарстанда ул 2010 елдан бирле уздырыла, аны "Лукойл"ның бүлендек компаниясе Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе («Ритэк») тормышка ашыра.
«Энергия на благо человека» номинациясендә акчаланта грант алучылар арасында “Дружбатерапия” проекты белән Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координацион үзәге бар иде.