Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы графигы буенча, сайлау компаниясе кысаларында, Бөгелмә һәм Азнакай муниципаль районнарының иҗади коллективлары күчмә концертлары узды.
Бөгелмә артистлары Азнакай муниципаль районының Благодатный бистәсе халкы каршында концерт программасы белән чыгыш ясады. Иҗади төркемгә Карабаш, Соколка һәм Подгорный мәдәният йортлары, Техника йорты, Татар мәдәният үзәге коллективлары да керде.
Азнакай коллективы Соколка авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады.