Бүген Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) XXXI җәйге Олимпия уеннарын ачалар. Анда Татарстаннан 13 спортчы 7 спорт төрендә көч сынашачак. Республикадан Олимпиадага Александр Красных (йөзү), Артем Косов (академик ишү), Павел Кочетков (велоспорт – шоссе), Елена Ежова, Андрей Ащев, Алексей Вербов, Игорь Кобзарь, Максим Михайлов, ( волейбол), Александр Шибаев (өстәл теннисы), Никита Шлейхер (суга сикерү), Василий Мосин, Екатерина Рабая, Альбина Шакирова (ату).
Бөгелмәлеләр якташлары Александр Красных өчен 6 август көнне көч бирәчәк!