Бөгелмәдә коррупция темасына багышланган “Коррупциягә юк дип әйт!” мәгълүмати-белем бирү квесты үтте. Әлеге чараны Казаннан килгән кунаклар Губин ис. ял базасында оештырдылар. Уен вакытында балалар “ришвәт”, “коррупция” төшенчәләре белән танышты, аның белән тормышта очрашу юлларын белде. Бу көнне республиканың төрле районнарында шундый мәгълүмати-белем бирү квесты үтте. Анда 2000 якын Татарстан баласы катнашты.