18 – 24 июнь көннәрендә, бер атна эчендә, “Ашыгыч ярдәм” машинасын 778 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 70е бәхетсезлек очрагы булып, 13ендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән.
Бу атнада 3 юл-транспорт вакыйгасында 4 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында бер кеше үлә, ике кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң берсен өйгә катарып җибәрәләр.
“Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары 49 тапкыр җәмәгать урыннарына барган. Бу чор эчендә барлыгы 117 балага ярдәм күрсәтелгән.
Бөгелмә бала тудыру йортында 35 нарасый дөньяга килгән: 17 малай, 19 кыз.