Бөгелмәдә уку елына әзерлек бара

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

“Төзелеш чәршәмбесе” кысаларында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров  янә шәһәрдә барган төзелеш объектларын карап йөрде. Бу юлы ул Бөгелмә сулыгына, 2 нче лицей бассейнына һәм 4 нче мәктәп янкормасын карап чыкты.

Уку елы якынлашып килү уңаеннан, соңгы ике объектка аерым игътибар бирелде. 2 нче лицей бассейнындагы төзекләндерү эше инде тәмамланып килә. Аны август аенда эксплуатациягә тапшырырга ниятлиләр.

Шатлыклы вакыйганы 4 нче мәктәп укучылары да көтә. Алар  2016 — 2017 уку елында яңа уку бинасына аяк басачак. Инде 1 сентябрьдән биредә мәктәпнең янкормасы үз ишекләрен ачачак. 6 ел дәвамында барган төзелеш тәмам. Мәктәп янкормасында 390 уку урыны булдырылган. Моннан тыш, яңа бинада ашханә, спорт һәм актлар заллары, медицина пункты бар. Бүгенге көндә мәктәп янкормасында косметик ремонт тәмамланган. Уку учреждениесе яңа җиһазлар, сыйныфларга яңа парталар да алып куйган, электрон корылмалар, такталар эленгән. Бер сүз белән әйткәндә, укучылар өчен бар уңайлыклар да булдырылган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

http://www.bugulma-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International