Җәйге нефть саммиты традиция буенча Бөгелмәдә – Карабаш сулыгы ярында узачак. Җыенда нефть чыгару компанияләре җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстанның министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнашыр дип көтелә. Нефть саммитында республикадагы нефтькә кагылышлы хәлләр хакында сөйләшәчәкләр һәм беренче ярты еллык эшчәнлеккә бәя бирәчәкләр.