ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Шәһәр мэры Линар Закировның почта ящигына көн саен 100дән артык хат килә. Бөгелмәлеләр шул рәвешле шәһәр җитәкчесенә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә, зарларын сөйли, проблемаларын ачып бирә. Ленин урамының 120-124 йорларында яшәүчеләр күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан кибетләргә зарланып язган. Сәүдә нокталары ачылган көннән алып, алар зур күләмдә ОДН түли башлаган. Тикшерү нәтиҗәсендә “Изобилие” кибет хуҗасының халыктан электр энергиясе урлавы ачыклана. 

Бүген Бөгелмә районында сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы әһәмиятле чара узды. Шәһәрдә Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында “БарсМед” диагностика үзәге филиалын  кулланылышка тапшырдылар. Хәзер бөгелмәлеләр үз шәһәребездә магнитлы-резонанслы томография үтә алачак. 

“Бәләкәч” балалар бакчасында ата-аналар өчен Бердәм дәүләт хезмәте порталына теркәү көне үтте. Барлыгы 160 гаилә үз теләге белән әлеге системага язылды. Алар хәзер өйдән чыкмыйча балалар бакчасы өчен түли алачак.   

Кичә Түбән Кама шәһәрендә “Бөгелмә-Рунако” футболчылары “Нефтехимик” белән очрашты. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.  

Шимбә, 30 июльдә, бөгелмәлеләр Төмән халкын милли бәйрәм –Сабан туе белән тәбрикләячәк. Делигацияне шәһәр мэры Линар Закиров җитәкли. Быел Сабантуй бәйрәме Төмәннең 430 еллыгына багышланачак.

 

“Ялкын” приютында тәрбияләнүче кызларны чәчтараш һөнәре белән таныштырдылар. Моның өчен тәрбиячеләр “Матурлык салоны” исемле тематик уен оештырдылар.  

 

Бүген үзенең 25 еллык юбилеен НПО “НТС” җәмгыяте билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасына Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе А.Галиуллин чакыру алды. Ул оешма директорын һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм рәхмәтен җиткерде. НПО “НТС” җәмгыяте 1991 елда оешкан. Ул  вакытта анда 18 хезмәткәр эшләгән. Бүген исә 200 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International